– Су буена җыелышып, милли моңнарыбызны таратасы килә. Буыннан-буынга килгән җырларыбыз югалырга тиеш түгел, – ди җырчы.
Фестивальдә катнашучылар арасында танылган җырчылар да, беренче адымнарын ясаучылар да бар.
– Һәр халык үзенең моңын, җырын, телен сакларга тиеш. Үзебез белгән моңлы җырларны киләчәк буынга тапшырып калдыра алсак, бик тә зур эш булыр иде, – ди Зәйнәб Фәрхетдинова. – Фестивальне уздыру әле дә хыял булып калыр иде. Шөкер, идеяне дәүләт дәрәҗәсендә хупладылар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без татар халык моңын күпме кешегә ишеттерә алачакбыз. Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә дә рәхмәтлемен. Ул һәр милләткә үз мирасын саклап калырга ярдәм итә. Безгә бөтен өлкәдә дә: тарих, мәдәният, сәнгать, иҗатта да бердәм булырга, бай мирасыбызны саклар өчен кулдан килгәнне эшләргә кирәк.
Татар халык моңы фестивалендә чыгыш ясарга теләүчеләр күп булган. Фестивальдә Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Рәсим Низамов, Зөһрә Шәрифуллина, Фердинанд Сәлахов кебек танылган җырчылар һәм татар эстрадасының күп кенә артистлары чыгыш ясаячак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез