Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗлар өчен Корбан бәйрәмендә корбан чалуга гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә. Корбан ите аз керемле, күпбалалы гаиләләргә, мөмкинлекләре чикле булганнарга, ялгыз өлкәннәргә, ятимнәргә һәм ялгыз аналарга тапшырылачак.
Итнең өчтән бер өлешен үзеңә калдырырга мөмкин. Фонд белгечләре мохтаҗлар арасында корбан чалуны һәм мохтаҗларга бүлеп бирүне ислам кануннары нигезендә оештыра. Мөселманнарга уңайлы булсын өчен гаризаны +7(987) 225-33-22 номеры буенча WhatsApp мессенджеры аша җибәрү мөмкинлеге бар.
Корбанга гариза бирү өчен:
1) корбан чалыначак кешенең тулы фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме;
2) итнең өчтән бер өлешен үзенә калдырырга теләгән кешенең тулы фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме;
3) Корбанлык өчен түләгәнне раслый торган чек.
Быел Фонд корбанлыкның шушы вариантларын тәкъдим итә:
а) бәрән, ите 15 килограммнан башлана (бәясе 16 500 сум) – тулысы белән мохтаҗларга кала;
б) теләге булган кешеләр итнең өчтән бер өлешен үзенә ала ала:
- бәрән, ите – 20 кг (бәясе 18 000 сум).
- кәҗә, ите – 15 кг (бәясе 16 500 сум).
- көрдәкле сарык, ите – 25 кг (бәясе 23 000 сум).
- сыерның җидедән бер өлеше, ите – 35 кг (22 000 сум).
Өстәмә мәгълүмат алу өчен (843) 225-33-22телефонына шалтыратыгыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез