«Герои Нашего Времени» республика премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Ул инде беренче тапкыр гына уздырылмый, 2013 елдан бирле батырлык күрсәткән гражданнарга бирелә. Быел «Яшь герой», «Безнең заман герое», «Фронтка ярдәм», «Хезмәт фидакарьлеге» номинацияләре бар. Быелның яңа номинациясе «Хезмәт фидакарьлеге» дип атала. Анда дистәләрчә ел гомерен билгеле бер һөнәргә багышлаган шәхесләрне билгеләп үтәчәкләр.
Россия Герое, Татарстан Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Александр Лапин СВОда катнашучыларга аерым игътибар бирергә чакырды.
– Алар – безнең чын каһарманнарыбыз, иң зур бүләкләргә лаеклы кешеләр. Илебез хакына көрәшүче батырларыбызны халык белергә тиеш, – ди Александр Лапин.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова исә әлеге проектның дәвамлылыгын, үсешен билгеләп үтте.
– 2013 елда 16 бүләкләнүче булса, 2025 елда бу сан 77 гә җитте. Җиңүчеләребез ятимнәргә, сәламәтлекләре чикле кешеләргә, өлкәннәргә ярдәм итә, – диде депутат. Татьяна Ларионова шулай ук җиңүчеләрнең төрле яшьтә булуын билгеләп үтте. Мәсәлән, 2024 елда премиягә лаек булган Рөкыя Сәхәбетдиновага 93 яшь була. Аның фронтка пенсия акчасына җыеп җибәргән гуманитар ярдәме бер батальонга җитәрлек була. Ә иң нәни батырларга 7 яшь. 2025 елда «Яшь герой» исемен алган Аврора Баринова махсус хәрби операция зонасына, Лисичанск шәһәренә барып, солдатлар алдында чыгыш ясый: бии, җырлый, шигырьләр сөйли.
– Бүләкләнүчеләр – үз тормышларын куркыныч астына куеп, тирә-юньдәгеләрне коткаручылар. Мондый гамәлләр фронтта да, көндәлек тормышта да җитәрлек. Батырларыбыз һәркемгә үрнәк, – диде Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Моннан тыш, проект кысасында һәйкәлләр, мемориаль такталар ачу, яңарту, СВОда катнашучылар белән очрашулар, яшь каһарманнар форумын уздыру каралган.
– Февраль аеннан алып уку йортларында 100 дән артык очрашу үткәрдек, бу эш алга таба да дәвам итәчәк. Маскировка челтәре, шәмнәр ясау һ.б. буенча остаханәләр үткәрәбез. 27 ноябрьдә «Безнең Татарстан» форумы кысасында «Герой Нашего Времени» форумы да узачак, – диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россиянең яшь гвардиясе» төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.
Кабул итү кампаниясе башланганнан алып, 2 атна эчендә 150 дән артык гариза килгән. Гаризаларны 10 ноябрьгә кадәр бирергә була. Бүләкләү тантанасы 27 ноябрьдә Б. Рәмиев исемендәге ИТ паркта узачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез