Казан янындагы Зәңгәр күлләрне төзекләндерү, ямьләндерүгә 600 млн сумга якын акча сарыф ителгән.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында белгечләр Зәңгәр күлләрне үзгәртеп кору турында сөйләделәр.
«Зәңгәр күлләрне ямьләндерү чаралары җәмәгать киңлекләре программасы кысаларында төбәк бюджетыннан финансланды, берникадәр өлеше ФКГС (уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру) программасы буенча бүлеп бирелгән. Бөтен территорияне төзекләндерүгә гомуми бюджет 600 млн сум тирәсе тәшкил итә, гомуми мәйдан 120 гектарга якын», – диде «Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры урынбасары Оксана Саргина.
Белгечләр әйтүенчә, «Зәңгәр күлләр» территориясенә иң эссе көннәрдә тәүлегенә 1,5-2 мең кеше килә. Елына 120 меңнән артык кеше ял итеп китә. «Зәңгәр күлләр» төзекләндерелгәч, керү 100 сум күләмендә түләүле итеп оештырылган. Балаларга, сугыш ветераннарына, тыюлык эшен контрольдә тотучы органнар хезмәткәрләренә, инвалидларга, пенсионерларга керү бушлай.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез