Сивков бу юлы волонтерлар белән сәфәр кыла. Аның әйтүенчә, узган елда Казанның Яңа Савин районы хакимиятендә башкалабыз халкының фронтка гуманитар ярдәм сыйфатында нәрсәләр җибәрүләрен күрсәткәннәр. Чарада Татарстан Рәисе дә булган. Ул гитарага карашын юнәлтеп, анда үзенең имзасын калдырган.
Волонтерлар СВО зонасына нәкъ менә шушы гитараны алып килгән дә инде “Гуманитар ярдәм китерү белән генә чикләнеп калмыйча, кайда мөмкин шунда: хәрбиләрнең урнашу урыннарында, госпитальләрдә чыгыш ясыйбыз. Асылда акустик концертлар куябыз. Тамашачыларыбыз арасында гитарада уйный белүчеләр яки яшь чагында уйнаганнар да бар. Безнең чыгыштан илһамланып, кулларына музыка коралын алып карау теләген җиткерүчеләр дә бар. Кайвакыт гитара алып килүне дә сорыйлар”, – дип сөйләп үткән Дмитрий Сивковка волонтерлар җитәкчесе, “Хорошее настроение” вокал-инструменталь ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Хәйруллин.
Әйтергә кирәк, оешма волонтерларының якташлары өчен СВО зонасына гуманитар йөкне тәүге китерүе түгел инде. Хәйруллин Сивковны музыка коралын кемгә бүләк итәргә икәненә шундук төшендергән. Гитараны Һава десанты гаскәрләре подразделениесе командирына – “Волга” позывнойлы ир-атка тапшырганнар. “Әйбәт гитара, рәхмәт! Эшсез озак ятмаячагын вәгъдә итәм”, – дигән “Волга”, уен коралы кылларына чиертеп.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез