«Һиндстан эшче көчләрдән тыш, ил инглиз телле инженер һәм техник ИТ кадрлар, медицина персоналы, югары квалификацияле эретеп ябыштыручылар белән тәэмин итә. Һинд белгечләре Россия эретеп ябыштыру стандартлары белән таныш, бу безнең эш алымнарны якынайта», – диде ул.
Эльмира Зарипова әйтүенчә, Һиндстанда эшчеләрнең уртача яше – 29 яшь. «Татарстан югары уку йортларында әлеге илдән 1300 дән артык студент белем ала, аларның саны биш ел эчендә ике тапкырга диярлек арткан. Укытуның төп юнәлешләре – медицина һәм техник белгечлекләр», – диде министр.
Аның сүзләренә караганда, Һиндстан, Кытайдан соң, визалы хезмәт миграциясе буенча илдә икенче урында тора. Республикада бу елга 3 меңнән артык квота бирелгән, эшкә 1051 рөхсәт рәсмиләштерелгән. Кадрларны җәлеп итү Россия Хөкүмәте билгеләгән квоталар кысаларында алып барыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез