Газетага язылу

Зарипова “КазанФорум”да: “Бер эшсезгә 14 эш урыны тәкъдим итәбез”

Бүген Татарстанда 50 мең вакансия бар. Шул ук вакытта, республикада 3,7 мең кеше рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән.

Бу хакта XVII “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум”да журналистларга Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

“Без бүген бер эшсезгә 14 эш урыны тәкъдим итә алабыз. Әлеге шартларда кадрлар һәм сәнәгать мөмкинлекләрен үстерү төп бурыч булып тора. Мәшгульлек үзәкләре моның белән шөгыльләнә дә инде. Без эшсезләр белән генә эшләп калмыйча, яңадан укыту, квалификацияне күтәрү, икенче һөнәр сайлау программалары тәкъдим итәбез. Эш бирүчеләр белән ныклап эшлибез”, – диде ул.

Билгеле булганча, XVII “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум” халыкара икътисадый форумы башкалада 12-17 майда уза. Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә ул 2023 елдан федераль статус алды һәм Россиянең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлегендә төп мәйданга әверелде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре