Федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре Киевнең махсус хезмәтләре заказы буенча Ярославль өлкәсендәге завод эшчеләрен агуларга маташкан кешене тоткарлаган. Ул социаль челтәрләр аша бу җинаятьчел гамәлгә яллануын таныган.
“РИА Новости” хәбәренә караганда, әлеге ир-ат социаль челтәрләрдә Украинада махсус хәрби операцияне туктатырга, Федераль иминлек хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен юк итәргә өндәгән постлар язып калдырган.
Кешеләрне агуларга маташучы Украина вәкиле белән социаль челтәрләрдә танышуы, аның террорлык акты кылырга тәкъдим итүе турында сөйләгән. Ир-атка “Террорлык акты” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Ул сак астына алынган.
Исегезгә төшерәбез: узган елның февралендә Украина махсус хезмәтләренең Запорожье өлкәсе башлыгы Евгений Балицкийны BZ агуы белән агулау омтылышы турында, шулай ук Санкт-Петербургтан Донецк халык республикасына махсус хәрби операция зонасына агуланган гуманитар ярдәм җибәрергә җыенган адәмнәр турында мәгълүм булган иде. Аларның боткага, ярма, каһвә һәм шикәр комына агу кушканлыгы ачыкланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез