Завод хезмәткәренә 45 мең сум урынына ялгыш 7 миллион күчергәннәр

Ханты-Манси автономияле округында бер завод хезмәткәренә техник ялгыш аркасында 7 миллион сум «отпускной» күчергәннәр. Бу хакта «Российская газета» «112» телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.

Язмада билгеләп үтелгәнчә, ир-атка 45 мең сум түләнергә тиеш булган. Бухгалтериянең техник ялгышы аркасында ул башка филиалда эшләүче 34 хезмәткәрнең дә эш хакын алган. Барысы бергә 7 миллион сум тәшкил иткән.

Хата турында мәгълүм булгач, ир-атка иминлек хезмәтеннән шалтыратып, акчаны кире кайтаруны таләп иткәннәр. Әмма хезмәткәр гамәлдәге законны яхшылап укып чыккан да, техник хата очрагында күчерелгән акчаны кире кайтару-кайтармау мәсьәләсен мөстәкыйль хәл итә алуын ачыклаган.

Шуннан соң, телефон номерын алыштырып, гаиләсе белән башка шәһәргә күченеп киткән. Предприятие исә, үз чиратында судка мөрәҗәгать иткән. Эшне карау дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре