Закон проекты авторлары фикеренчә, хәзерге вакытта аттестат ала алмаган тугызынчы сыйныф укучылары бер ел вакытын югалта. Шуңа күрә андыйларга башта һөнәргә өйрәнеп, шуннан соң гына дәүләт йомгаклау аттестациясен узарга тәкъдим итәләр. Ә имтиханнарга эшләгән вакытта да әзерләнергә мөмкин. Бу инде эшче кадрларга кытлыкны да киметергә ярдәм итәчәк, дип өметләнәләр. Белгечлекләрнең исемлеген һәм уку йортларын төбәкләр үзләре билгели. Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты җитәкчесе Ирина Белых белдергәнчә, һөнәргә өйрәтүнең үз тәртибе булачак. Сайлау мөмкинлеге зур. Хәзерге вакытта исемлектә 5156 белгечлек бар. Шуларның 4988 е – эшче һөнәрләр. Мисал өчен, 500 е җиңел һәм текстиль сәнәгатендә.
Арча районының Хәсәншәех мәктәбе директоры Шамил Сәлахов әйтүенчә, эшче һөнәре алучылар сирәгәеп бара. Шуңа күрә яңалык – замана таләбе.
– Имтиханны тапшыра алмау кебек күңелсез хәлләр килеп чыкмасын инде. Шөкер, безнең мәктәптә андый очракларның булганы юк. Ә моның өчен тырышып укытырга кирәк. Быел 9 нчы сыйныфны 7 укучы тәмамлаячак. Барысы да – өметлеләр, – ди Шамил Сәлахов. – Әмма мондый үзгәреш заманына күрә кирәктер дә. Хәзер бит эшче һөнәре алучылар сирәгәеп бара. Яшьләр авылга бәйле белгечлекләр белән әллә ни кызыксынмый. Шәһәргә китәләр. Безнең укучылар арасында авыл хуҗалыгы, медицина, педагогика юнәлешен сайлаучылар бар.
Техник һөнәрләргә карата да кызыксыну артуын сизәбез.
Имтихан тапшыра алмаучыларның туганнары белән дә сөйләштек.
– Энем мәктәптә начар укыды, шуңа күрә имтиханын да бирә алмады. Аннан көллияттә пешекче булырга укырга. Яшьләрнең укымавына төрле сәбәпләр булырга мөмкин. Кемгәдер уку кызык түгел. Кемнедер сыйныфташлары кимсетә. Гаиләдәге мохит тә үзенекен итә. Аттестатсыз калган очракта үзләрен булдыксыз итеп хис итә бит алар. Гаиләнең ярдәме, җылы сүз бик мөһим. Шуңа күрә сынауны бирә алмаучыларны һөнәргә өйрәтү бик әйбәт. Аларда ышаныч артачак. Мондый мөмкинлек башка укучыларның белем алуга кызыксынуын киметер дип уйламыйм. Укыганы болай да укый инде аның. Теләмәгәнен ни эшләтсәң дә, юк инде, – ди Казанда яшәүче Лилия Хәбибуллина.
«Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» автоном оешмасы генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эмиль Гобәйдуллин фикеренчә, һөнәргә өйрәтү һәрвакыт яхшы.
– Монда имтихан тапшыра алмауга гына бәйләнергә кирәкмидер. 8–9 нчы сыйныфларда ук беренче эшче һөнәрләренә өйрәтергә кирәк дип уйлыйм. Бу яшьләргә киләчәктә зур ярдәм булыр иде, – ди ул. – Быел республикада декабрь аеннан 10–11 нче сыйныф укучыларын беренче эшче һөнәренә өйрәтә башлаячакбыз. Бу әле сынау рәвешендә генә. Анда ике меңнән артык егет һәм кыз катнашырга җыена. Программалар әзер. Барлыгы 29 һөнәр тәкъдим ителә. Алар арасында тракторчы-машинист, токарь, слесарь, лаборант, янгын сүндерүче, балта остасы, тегүче, пешекче, тәрбияче ярдәмчеләре һәм башкалар бар. Курслар 8 айдан башлап, 2 елга кадәр сузылачак. Мәктәпне тәмамлаганда, яшьләрнең беренче һөнәре булачак. Өйрәтү эше техникум, көллиятләр базасында барачак. Кечкенә мәктәпләрнең андый мөмкинлеге булмаска мөмкин. Урта һөнәри уку йортларында заманча җиһазлар да, үз эшен белгән мөгаллимнәр дә бар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез