СССР халык артисты Алла Пугачеваның халыкка карата мөнәсәбәтендә нәрсәседер “сынды”. Россия Тышкы эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Мария Захарова шундый фикердә, дип яза “RT”.
Захарова искә төшергәнчә, моңа кадәр композитор Микаэл Таривердиев җырчы белән хезмәттәшлек иткәннән соң шундыйрак фикер әйткән булган. Композитор сүзләренә караганда, артист белән алга таба хезмәттәшлек итү инде кызыгын җуйган. Нәтиҗәдә аларның һәркайсы үз юлы белән киткән.
Министрлыкның рәсми вәкиле билгеләп үткәнчә, Пугачеваның “сынуы” Таривердиев белән мөнәсәбәтләргә генә дә кагылмый.
“Хәзер инде глобаль дәрәҗәдә – халык белән мөнәсәбәтләрендә нәросәседер “сынды”... Ә җырлары калачак, аларны тыңлаячаклар, кабатлап җырлаячаклар”, – дигән Захарова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез