Зеленский Путин белән очрашуга әзерләнү турында сөйләшергә теләвен белдергән

Владимир Зеленский дүшәмбе көнне АКШ президентының Украина буенча махсус илчесе Кит Келлог белән Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу ихтималына әзерләнү мәсьәләсен карарга ниятләвен белдергән. Бу хакта «РИА Новости» яза.

«Россия ягы белән булачак очрашулар мөмкинлегенә әзерләнү өчен бүген Келлог белән очрашу булачак», – дигән Зеленский брифингта үзенең Кушма Штатлар президентының махсус илчесе белән сөйләшәчәкме-юкмы икәнлеге турында сорауга җавап биреп.

Украина башлыгы әйтүенчә, алдагы көнне аның офисы башлыгы Андрей Ермак АКШ дәүләт секретаре Марко Рубио белән очрашкан. Атна азагында Украина һәм АКШ вәкилләренең очрашуы көтелә.

Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров моңа кадәр белдергәнчә, Президент Владимир Путин президентларча чын сөйләшү өчен Зеленский белән очрашуга әзер. Ә инде Киев режимы башлыгына тагын бер тапкыр софитлар яктысында кукраеп утыру мөмкинлеге генә бирүдән мәгънә юк. «Россия дәүләте башлыгы Зеленский белән тегеңә легитим булуы турында белдерү мөмкинлеге бирү өчен генә очраша алмый», – дигән Лавров.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре