Зеленский Путин белән сөйләшүләр хакында: Без партнерлар белән аралашырга әзер

Владимир Зеленский Украина белән Россия арасында тынычлык турында сөйләшүләрнең мөмкин булуын белдерде. Шул ук вакытта, РФ Президенты Владимир Путин буламы ул, әллә Россия Федерациясенең теләсә кайсы вәкилеме – анысы әһәмиятле түгел. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән "Татар-информ" яза.

«Без Россия вәкилләре, партнерлар белән сөйләшергә әзер. Ул Путин буламы-юкмы – аерма юк», - диде сәясәтче.

Зеленский билгеләп үткәнчә, Украинаның сугышны тәмамлау өчен көче дә, теләге дә бар. Әгәр дөнья Украина тирәсендә берләшсә, шул чагында ул (Зеленский) һәм аның партнерлары «Россиядә барысын да хәл итүчеләр белән сөйләшергә» әзер булачак.

Кремльдә Украина белән сөйләшүләргә әзер булулары хакында күп тапкырлар белдерделәр. РФ Президенты Владимир Путин июнь аенда үз килешүен тәкъдим итте, ул кабул ителгән очракта, Украина низагы шунда ук тәмамланыр иде. Путинның шартлары мондый: Россиянең яңа төбәкләреннән (Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре) гаскәрләрне чыгару, шулай ук Киевның НАТОга керүдән баш тартуы, үзенең хәрби блоктан һәм атом-төш коралыннан тыш статусын кабул итүе.

Әмма Киев Хөкүмәте Путинның тәкъдимнәрен кире какты. Алар әйтүенчә, Россия лидерының шартларын үтәгән очракта, Украина субъектлыктан ваз кичәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре