Украина Президенты Владимир Зеленский Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуга әзер булуын белдерде. Бу хакта Украина лидеры Sky News Британия телеканалына биргән интервьюсында әйткән.
Аның сүзләренчә, әлеге очрашу өч яклы булырга һәм АКШ Президенты Дональд Трамп катнашында узарга тиеш. Өч Президентның сөйләшүләрен уздыруга ризалыгын белдерсә дә, аның Мәскәүдә узарга тиеш булмавын басым ясап әйткән.
«Әгәр бу өч яклы очрашу булса, без ниндидер нәтиҗәгә ирешер идек», - дигән Зеленский.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез