Анда бизнесмен Тимур Миндичка карата чыгарылган гаепләү нәтиҗәсенә бәйле рәвештә президент Владимир Зеленскийны телгә алганнар. Югары Рада депутаты Алексей Гончаренко* бастырып чыгарган документтан шул мәгълүм булды, дип хәбәр итә “РИА Новости”.
“Миндич, Украинадагы вазгыятьтән файдаланып, В.А. Зеленский белән дустанә мөнәсәбәтеннән, дәүләт хакимиятенең бүгенге һәм элеккеге югары дәрәҗәдәге вазыйфаи затлары белән элемтәләреннән файдаланып, Украинада төрле өлкәләрдә җинаять кылу юлы белән законсыз баю турында карарга килгән”, – дип билгеләп үтелгән документта.
Анда шулай ук Миндичның элекке оборона министры Рөстәм Умәров һәм элекке энергетика министры Герман Галущенко белән берлектә эшләгәнлеге күрсәтелгән. НАБУда белдерелгәнчә, министрлыклар җитәкчеләре, дәүләтнең башка дәрәҗәле затлары белән шәхси элемтәдә тору җинаять эшчәнлегенең уңышлы барып чыгуына китергән.
Гаепләү нәтиҗәсендә шулай ук Зеленскийның әлеге җинаять эшенә бәйле булу ихтималы күрсәтеп үтелгән: НАБУ мәгълүматлары буенча, бизнесмен дәүләт башлыгының күз алдында Герман Галущенкога, янәсе, энергетика өлкәсендәге финанс ташкынын контрольдә тоту өчен, ярдәм иткән.
Сүз уңаеннан, бүген АКШ президентының махсус илчесе Стивен Уиткофф Төркиядә Украина президенты офисы башлыгы Андрей Ермк белән очрашасы булган, ләкин очрашу булмыйча калган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез