«Зенит-Казан» 13нче мәртәбә Россия чемпионы булып танылды

Бүген «Зенит-Казан» үз тарихында 13нче мәртәбә Россия чемпионы булып танылды. Россия Чемпионатының Санкт-Петербургта узган өченче финал очрашуында Казан волейболчылары 3:0 (25:21, 25:16, 25:15) исәбе белән җиңү яулады. Татарстан башкаласында узган ике очрашу хуҗалар файдасына 3:0 һәм 3:2 исәбе белән тәмамланган иде.

Моңа кадәр Казан волейболчылары 2007, 2009, 2010, 2011, 2012, 2014, 2015, 2016, 2017, 2018, 2023, 2024нче елларда чемпион исемен яулады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре