Татарстан Иҗтимагый Палатасы рәисе Зилә Вәлиева бердәм мәгълүмат үзәгендә сайлауларда җәмәгать күзәтүе турында сөйләде.
- Блогер-күзәтүчеләр беренче тапкыр гына катнаша. Алар сайлау процессына романтик рух өстәде, яңа караш алып килде. Мондый ачык карашка без үзебез дә яңача карыйбыз. Аларны дәүләт процессына алып керү монысы да мөһим. Безгә блогердан үзебезгә дә күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк ,- диде Зилә Вәлиева.
Матбугат очрашуына блогерлар үзләре дә килгән иде. Блогерлар фикеренчә, социаль челтәрләрдә сайлау барышын онлайн күрсәтү язылучылар санын киметмәгән. Киресенчә, аларның саны 500-1000 арткан.
Алинә Гималтдинова әйтүенчә, сайлауга баручылар арасында, битлек бирәләрме, дип кызыксынучылар да булган. Сайлау барышын күрсәтү берәүдә дә тискәре фикер уятмаган. Руслан Мәжитовка исә, сатылдыңмы әллә, диючеләр дә булган.
- Кемгә сатылыйм? Мин бит берәүне дә пропагандаламыйм. Бары тик сайлау барышының ачыклыгын гына күрсәтәм дидем, - ди блогер Руслан Мәҗитов.
Иҗтимагый Палатадан участокларга 5698 күзәтүче җибәрелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез