
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Татарстанда яшәүчеләр җил чәчәге, корчаңгы, грипп, энтеровирус һәм эчәк инфекцияләре белән ешрак авырый башлаган. Ә менә бума ютәл (коклюш) һәм кызамык белән авыручылар саны кимегән. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә елга йомгак ясадылар.
Билгеле булганча, узган ел Татарстанда этләрне терки башладылар. Әлеге вакытта республикада 60 мең йорт хайваны исәпкә алынган. Бүген исә ветеринарлар Казанның Горьки-Әмәт урманында этләрнең «Хорриот» системасына теркәлү-теркәлмәүләрен тикшерде.
Тарифлар халыкка да, бизнес өчен дә аңлаешлы булырга тиеш. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитеты утырышында әнә шулай дип белдерде. Әлегә исә шунысы хак: быел бәяләр ике этапта артачак.
Без яланаяк кар өстенә басарга куркып торганда, алар кырык градус салкында су коена, бәкегә чума. Сүзнең «морж»лар турында барганын чамалагансыз инде. Ничек туңмыйлар да ничек авырмыйлар? Аларның җавабы бер: «Чамасын белгәндә, берни дә куркыныч түгел!»
Югары хезмәт хаклары, торыр җир, эшләр өчен уңайлыклар. Авыл хуҗалыгы тармагына эшкә кайтучыларны иң элек әнә шулар кызыксындыра. Хуҗалыклар аларның теләкләрен үти аламы? Яшь белгечләргә нинди ярдәм чаралары бар, җитәкчеләр аларны ничек җәлеп итә? Без шуларны белештек.
Күңел белән көттем! Апас районының Коштавылында гомер итүче Венера Гайнетдинова Яңа елга сөенечле хәбәр белән кергән: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан зур бүләк алган. «Татарстанның атказанган сыер савучысы» исемен йөртүче Венера үз бәхетен авылда таба.
Татар халкы тарихында тирән эз калдырган күп кенә шәхесләргә максатларына зур сынаулар, каршылыклар аша ирешергә туры килә. Тукайны искә алсак та, Җәлилнең язмышын күзалласак та, Кәрим Тинчурин, Заһидулла Яруллин һәм тагын бик күп исемнәрне атасак та – һәммәсе гыйбрәтле, сикәлтәле юл узган. Ләкин сынмаганнар, сыгылмаганнар, халкына тутыкмас мирас калдыру өчен хезмәт иткәннәр.
Бүген Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фонды Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне.
29 гыйнварда Татар китабы йортында татар шагыйрьләре Хәсән Туфан һәм Һади Такташның тууына 125 ел тулуга багышланган шигъри слэм узачак.
Фикер өстәү
Фикерегез