Болар – Россия сәясәтенең Көнчыгыш һәм глобаль Көньяк илләре белән хезмәттәшлеккә таба борылуы, НАТОның элекке СССР илләре территориясендә Россиягә каршы гамәлләре, Украинадагы конфликт һәм Россияне изоляцияләү омтылышлары.
Аның сүзләренчә, әтисе 90 нчы һәм 2000 нче елларда ул чагындагы ил җитәкчелегенең бары тик Көнбатышка юнәлеш тоткан тышкы сәясәтенең зур хата булып торуы турында сөйләгән. Ул Көнчыгыш һәм Көньяктан хәрби союзниклар, икътисадый партнерлар эзләргә чакырган. Боцан-Харченко әтисенең Балтыйк буе, Кавказ, Урта Азия илләре һәм Молдавия аша Россия белән сугыш алып бару буенча НАТО планнарыннан кисәткәнлеген искә төшергән.
Жириновский Көнбатыш илләренең, Югославиядәге кебек, Россия белән Украина арасында конфликтка җирлек әзерли башлаячакларын һәм моның, һичшиксез, кораллы бәрелешкә китерәчәген әйткән булган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез