«Зур этнографик диктант» акциясендә катнашыгыз!

1-8 ноябрь көннәрендә Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә Бөтенроссия «Зур этнографик диктант» акциясе узачак. Ул быел унынчы тапкыр оештырыла. Онлайн һәм офлайн форматларда катнашырга мөмкин.

Узган ел барлыгы 170 илдән 3,5 миллион кеше катнашкан.  2025 елдан әлеге чараны үткәрү Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән «Россия һәм БДБ халыклары» («Народы России и СНГ») Халыкара фестивале программасына кертелгән. Татарстанда диктант язу өчен 39 муниципаль районда 100 мәйданчык әзерләнгән. Казанда ул Халыклар Дуслыгы йортында үтәчәк. Үткән ел республикадан 46 мең кеше катнашкан. Быел оештыручылар бу сан тагын да артыр дип өметләнә.

«Зур этнографик диктант»  акциясе белем тикшерү максаты белән оештырылмый. Безнең республикада гына да 176 милләт вәкиле яши. Алар һәр берсе төрле, үз милли гореф-гадәтләре бар. Ләкин безнең барыбызның да кыйммәтләребез бер. Диктант безгә бер-беребезне ныграк аңлау өчен кирәк», – дип белдерде Татарстанның  мәдәният министры Ирада Әюпова матбугат конференциясендә. Акция Халыклар бердәмлеге көне кысаларында үтә. 

Диктант 30 лап сорауны үз эченә алган  һәм тест форматында уза. Әлеге сорауларга җавап бирү барышында катнашучы башка милләт вәкилләренең үзенчәлекләре, мираслары белән таныша ала. Сораулар гореф-гадәтләребезнең төрле, бай булуын күрсәтә һәм аларны сакларга, бер-беребезне хөрмәт итәргә кирәклеген искәртә. Дөрес җавап бирү кешенең логик фикер йөртү осталыгына да бәйле. Диктант язу вакыты 45 минут. 

«Зур этнографик диктант» акциясендә Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче һәркем катнаша алачак. Оештыручылар чарага балалар белән һәм милли киемнәрдән килергә чакыра. Диктант нәтиҗәләре 13 ноябрьдә билгеле булачак. 
                                               

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре