• Фото: Юлия Озерова

«Зур горурлык бу»: 75 СВО ветераны һәм Россия Герое Яшел Үзәндә булган

Яшел Үзән районында «Тур для СВОих» акциясе узган. Шәһәр илнең 7 төбәгеннән махсус хәрби операциядә катнашкан 75 ветеранны каршы алган. Делегациягә Россия Герое Алексей Чагин да кергән.

«Россия Героеның безгә килүе – зур горурлык. Җиңүгә 80 ел тулган, Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелгән елда илнең төрле почмакларыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларны каршы алу – безнең өчен аеруча зур дәрәҗә», – дип басым ясап әйткән район хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев.

Очрашуга кадетлар һәм юнармиячеләр дә килгән. «Бүген һәлак булучыларны искә алырга һәм тыныч күк йөзен саклаучыларны котларга телибез», – дип сөйләп үткән «Татар-информ» хәбәрчесенә 11 нче урта мәктәпнең юнармия отряды әгъзасы Арина Нефедова.

Россия Геройлары Мәңгелек утка чәчәкләр салган. Шуннан соң Михаил Афанасьев чарада катнашучыларны һәммәсенә истәлек билгеләре – Яшел Үзән Гербы сурәтләнгән шевроннар тапшырган.

Делегация районның күренекле урыннарында – Раифа монастыренда, Җиңү паркы һәм Горький исемендәге заводта булган.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан 38 169 кешенең махсус хәрби операциягә китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, җидесе – үлгәннән соң. Республикадан 1829 хәрби Батырлык ордены белән бүләкләнде», – дип билгеләп үтте ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" санкции импортозамещение "контрактчыларның "нацпроект"

Көн хәбәре