Журналистны күзәтү өчен «Mini Cooper» кулланылган.
Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте Дарья Дугинаны кем үтерүен ачыклаган. Шартлауны Украинаның махсус хезмәтләре әзерләгән.
Оештыручы Украина кешесе, 1979 елда туган Наталья Вовк. 23 июльдә ул Россиягә кызы София Шабан белән килгән, дип яза ТАСС.
Алар Мәскәүдә, Дугина яшәгән йортта фатир арендалаган. Журналистны күзәтү өчен «Mini Cooper» кулланылган. Билгеле булганча, ул ДНР, Украина һәм Казахстанга караган номерларны өч тапкыр алыштырган.
Фаҗига көнне Вовк кызы белән «Традиция» фестиваленә килгән, дистанцион рәвештә шартлау оешытырган. 21 августта Россиядән Псков аша Эстониягә киткәннәр.
https://vatantat.ru/2022/08/89987/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез