Россия журналисты Инесса Паперная Ташкент кунакханәсендә билгесез матдәдән агуланып үлгән. Бу хакта “РИА Новости” Үзбәкстан генераль прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Ведомство мәгълүматлары буенча, Ташкент кунакханәсендә башка номерда Россиядән тагын бер кеше һәм Үзбәкстан гражданины вафат булган. Суд-медицина белешмәсенә караганда, алар билгесез матдәдән агуланып үлгән.
Башлангыч версия буенча, үлем сәбәбе бассейнны чистартканнан соң кунакханәнең җилләткеч системасына эләккән газдан агулануга бәйле. Җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез