Журналистика ветераны Эльвира Кудрецкая вафат

Озак еллар радиода эшләгән журналист, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Кудрецкая вафат. Бу хакта аның коллегасы Йолдыз Крепостина хәбәр итә.

«Ул үзенең профессиональ эшчәнлегенең бик күп елларын радиожурналистикага бирде, „Татарстан“ радиосында эшләде, иҗтимагый-сәяси тапшырулар алып барды», — дип хәбәр итә Йолдыз Крепостина.

Эльвира Кудрецкая белән хушлашу иртәгә, 1 гыйнварда, 12.00 сәгатьтә Нагорный бистәсе, Дорожная урамы, 37В адреслы йортты (мәктәп каршында) узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре