“Зыянлы эш” өчен сөт бирү шартлары расланган

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы производствода зарарлы факторлар исемлеген раслаган. Мондый урында эшләүчеләр бушлай сөт һәм аны алыштырырдай ризыклар белән тәэмин ителә, дип яза “Федеральное агентство новостей”.

Сөт ашханәләрдә, буфетларда һәм санитария-гигиена таләпләренә туры килердәй башка урыннарда биреләчәк. Документта искәртелгәнчә, сөтне каймакка, майга һәм башка ризыкларга алыштырырга ярамый.

Бушлай сөт нормасы, эш сменасы озынлыгына бәйсез рәвештә, ярты литр тәшкил итә. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы быел 1 сентябрьдән үз көченә керәчәк. Документ 2028 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре