Республиканың иң яхшы авыл укытучысы Лениногорск районының Урмышлы авылында яши. Ул – башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Хисамова. Укытучы бер генә түгел, ике сыйныфны кушып укыта. “Иң яхшы авыл укытучысы” бәйгесендә җиңгән мөгаллимә балалар мәхәббәтен ничек яулый?
Белмәгәнне өйрән, белгәнеңне өйрәт! Менә шушы шигарьне яшәү рәвеше итеп алган Зөлфия Хисамова. Берәр яңа әйбер күрсә, кызыксына, шуны ясамыйча, тынычланмый. Буш вакытларында бисердан үрү, чигү, бәйләү, рәсем ясау белән шөгыльләнә. Кечкенә чакта рәссам, биюче булырга хыялланган. Хәзер аңа укучылары белән бергәләп биергә, җырларга туры килә.
Укучыларына “2ле” куярга яратмый. Тик моның сәбәбе ялкаулыкка кайтып калмаска тиеш. Авыл баласының төрле чагы була, алар әти-әниләренә мал-туар карарга да булыша, ди. Мәктәп укучылары тимурчылык эшен дә онытып бетермәгән әле. Һәр сыйныфка берәр әби-бабайны беркеткәннәр. Яз көне укучылар өлкәннәрнең өен җыештырырга, кышын кар көрәргә булыша. Урмышлы укучылары нәсел-нәсәбен дә яхшы белә. Һәр баланың шәҗәрә альбомы булдырылган. Укучылар нәсел агачын төзи, әби-бабайларының истәлекләрен яза, туганнарын барлый. 2 нче сыйныф укучылары, республикада “Шәҗәрә – тәрбиянең асылташы” конкурсында катнашып, беренче урын яулаган. “Туган якка солдат сәламе” дигән проект булдырганнар. Укучылар армиядә хезмәт итүче егетләргә хат яза, алардан да җавап хатлары килә. Егетләрнең әти-әниләре хөрмәтенә концерт оештыралар. Кыскасы, мәктәп бер дә күңелсез яшәми булып чыкты. Урмышлы мәктәбендә барлыгы 34 бала белем ала. Ике укучы Яңа Елховой авылыннан килә.
Сүз кечкенә мәктәпләр язмышына килеп тоташа. Сер түгел, аларны иртәгә нәрсә көтәсе билгеле түгел.
– Саланы мәктәп кенә яшәтә. Яңа ел, Сөмбелә, 8 Март, Әниләр көне һәм башка бәйрәмне әти-әниләр, әби-бабайлар белән бергәләп уздырабыз. Һәр бәйрәмне авыл халкы көтеп ала. Ел саен мәчет картлары Корбан ашы үткәрә, укучылар белән очраша. Өлкәннәр көнендә өйдән өйгә йөреп котлыйбыз. Мәктәп – авылның йөзе. Олимпиада, конкурс нәтиҗәләре буенча районда алдынгылардан саналабыз. Мәктәп яшәргә тырыша. Быел зур тырышлык белән түбәсен ябуга ирештек, – ди ул, мәктәп бетсә, авыл бетәме, дигән сорауга җавап биреп.
Шәһәрдә балаларның күбесе 1 нче сыйныфка укый-яза белеп керә. Ә авылда ничек? Мөгаллимә әйтүенчә, әгәр бала бакчага йөрсә, санарга, төсләр аерырга, азмы-күпме хәреф танырга өйрәнә. Ләкин төрле гаиләләр бар, бакчага йөрмәгән, каләм тота белмәгәннәре дә очрый. Андыйларны кулыннан тотып өйрәтмичә дә булмый.
Авыл балалары хәзер, элеккеге кебек, укытучы бәрәңге ашыймы икән, дип кызыксынмый икән. Укытучының тормышы, гаиләсе авыл халкының күз алдында. Укытучыларның барысы да сыер тотмый, ләкин кош-корт булса да асрарга тырыша. Кызык, авыл укытучысы бүген шәһәр мәктәбендә эшли алыр идеме икән? Анда бит әле шау-шу, әти-әниләр дә башка.
Ә кәгазь эше шәһәрдә генә түгел, авыл мәктәбендә дә җитәрлек. Өеңә ияреп кайта, төне буена җитә.
– Мәгариф системасында ниләрне үзгәртер идегез дисезме? Укытучыны укучыларга кайтарыр идем. Хәзер укытучы фәнни хезмәткәр, галим кебек. Программаларны үзе төзи, эшкәртә. Ләкин карарлардан читкә тайпылырга ярамый. Укытучы фәнни эш язарга түгел, укытырга тиеш, – ди ул, үз фикерен белдереп.
Сәрия Мифтахова