Коронавирус таралу куркынычы булган урыннар билгеле

Югары категорияле табиб Владимир Зайцев “АиФ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә коронавирус йоктыру ихтималы зур булган хәтәр урыннарны санап үткән һәм бу урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләгән. Без дә, үз чиратыбызда, боларның һәммәсен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

Белгеч әйтүенчә, мондый хәтәр җирләр булып даруханә, кибетләр һәм ягулык салу станцияләре тора. Шулай ук шәһәрдә этне урамга алып чыкканда һәм хәтта чүп түгәргә барып килгәндә дә вирус ияртү куркынычы бар.

Табиб даруханәгә битлек киеп һәм борынга вируска каршы мазь сөртеп кенә барырга киңәш итә. Шул ук вакытта анда кешеләрнең аз булган вакытын туры китерү хәерлерәк, ди ул. Даруханә киштәләренә озак каранып тормас өчен, фармацевт белән аралашуны тизрәк төгәлләү өчен өчен өйдә үк үзеңә кирәкле дарулар, аларның арзанлырак аналоглары исемлеген төзеп барырга кирәк. Аптекага кергәнче һәм аннан чыккач, кулларны антисептик белән чистарту шарт.

Кибет эчендә дә битлек киеп йөрергә кирәк. Арба яисә кәрҗингә тотынганчы, кулларны антисептик белән чистартырга. Азык-төлекне берьюлы берничә көнгә алып куярга. Сәүдә ноктасында йөрүне озакка сузмас өчен, азык-төлек исемлеген төзеп барырга. Табиб фикеренчә, кибеткә гаиләдән һаман бер үк кешенең йөрүе хәерле. Шулай ук целлофан капчыклар, тоткычлы пакетлар белән эш итүдә дә саклык сорала: әйтик, бармакларны төкрекләп пакет ачу ярамый.

Машинага ягулык салыр алдыннан да, салгач та кулларны антисептик белән эшкәртеп алу кирәк. Иминлек күзлегеннән фикер йөрткәндә, иң яхшысы – машинадан чыкмыйча гына ягулык салдыру.

Этне саф һава сулатып кергәннән соң иң элек кулларны санитайзер белән чистартырга. Дүрт аяклы дусның тәпиләрен яхшылап югач, кулларны сабын белән бик яхшылап юарга. Чүп түккәннән соң да кулларны юып, антисептик сөртергә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә COVID-19 йоктыруның 18 328 очрагы теркәлгән, 1470 кеше савыккан.


Фикер өстәү