Соңгы ел безгә яшәү белән үлем арасының бик якын икәнлеген, әлегә хәтле бик гади тоелган очрашуларның гына да әйтеп бетергесез тансык булуын мең кат исбатлады. Яшәү тәмен, тормыш ямен без башкача тоя, бәяли башладык. Күңел төшенкелегенә бирелеп, караңгылыкка чумганда, янәшәбездәге кешеләрнең изге гамәлләре яшәү көче бирде. Без, усаллыкны күреп түгел, кешеләрнең эчкерсез гамәлләреннән күңелебез тулып, күбрәк еладык бугай.
Караңгыда үз йөрәген кабызып юл күрсәтүчеләр турында без еш язып торабыз. «Шәфкать» бәйгесенең иганәчесе Әлфия ханым Бәхтиярова да – әнә шундый кешеләрнең берсе. Ул 14 көн аерма белән үзенең игезәк абыйларын бер-бер артлы җир куенына салды. Җир җимертеп эшләп, яшәп яткан ир-егетләрне дә аямады пандемия. Бер уйласаң, Әлфия ханымның бар дөньясына үпкәләргә дә хакы бар иде сыман. Абыйсы Рәфыйкның туган авылына, авылдашларына, райондашларына карата кылган изге гамәлләре санап кына бетерерлек микән?! Табиблар карамадылар, алып кала алмадылар, дип кемнәрнедер гаепләсә дә, аны аңлап булыр иде шикелле. Әлфия ханым исә, һәрвакыттагыча аек акыл белән нәтиҗә ясап, абыйларының исемен янә бер кат изге гамәл белән зурлау юлын сайлады.
Әлфия Бәхтиярова – биш егет арасында үскән бердәнбер кыз бала. Кече яшьтән эш белән үсә. Мәктәпкә укырга киткәнче, әнисе янына фермага барып сыер савып, аннан соң дүрт чакрым ераклыктагы мәктәпкә укырга китә торган була. Мәктәпне тәмамлагач, ветеринария табибы һөнәрен ала. Ул аяк басмаган берәр хуҗалык булдымы икән ул вакытта?! Аннан соң Акъегет җирле үзидарә рәисе булып эшли. Бакырчыга су керттерә, колонкалар куйдыра. Акъегет һәм Сүнчәләй зиратларына койма тоттыра. Ир-атлар башкармаслык эшләрне эшли кыз бала. Каршылыклар да гел булып тора, аяк чалучылар да табыла. «Изге эш җирдә ятмас, кеше күрмәсә, Ходай күрер эшеңне», – ди әнисе аңа һәрчак. Кайда гына эшләсә дә, Әлфия әнисенең васыятенә тугры кала. Бүген ул – Себер якларында эшмәкәр. Абыйлары кебек үк ул да туган авыл, авылдашлар дип яши. Нинди зур сынаулардан соң да безнең бәйгене хуплап алуы тагын бер кат аның күңеленең ничаклы чиста, гамәлләренең эчкерсез икәнлеген күрсәтә.
Әлфия ханымның туганнарының рухы шат булсын. Бәйгегә килгән язмалар, бу җиһанда яхшылыкның күбрәк икәнлеген янә бер кат исбатлап, кешеләрнең күңелендә өмет кабызыр, дип ышанып калабыз.
Зөлфия Хәлиуллина
Эйе,Элфия турында язганнар барысы да дорес!Бик унган,булдыклы ,акыллы ул Элфия!Рэфикь белэн Рашит,энекэшлэре анын,абыйлары тугел.Барысы да бик тарышлар инде алар! Сэламэтлек,унышлар,туземлек телим Элфиягэ!