«Шәфкать»: «ВТ» табибларга багышланган бәйге башлап җибәрде

Ярдәм сорап баккан күзләрдә өмет уяткан, кеше өчен иң кадерле әйбер – сәламәтлеге сагында торган, янәдән тормышка кайтарган, юаткан, терелткән кешеләр… Ак халатлы фәрештәләр… Табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар.

Иң шәфкатьле, иң миһербанлы һөнәр ияләре. 2020 елда без аларның сабырлыгына, фидакарьлегенә тагын бер кат инандык һәм хәйран калдык. Сезнең дә алар турында әйтәсе җылы сүзләрегез күптер. «Ватаным Татарстан» газетасы шул уңайдан «Шәфкать» дип аталган бәйге башлап җибәрә. Аның шартлары бик гади: 1 июньгә кадәр безгә табиблар, шәфкать туташлары, авыл фельдшерлары турындагы язмаларыгызны җибәрегез. Алар газета битләрендә урын алачак, иң яхшы язма авторлары акчалата премия белән бүләкләнәчәк. Күләме 3 биттән (басма форматта, 14 кегль, 1,5 интервал белән) артмаска тиеш. Бер автордан бары тик бер язма гына кабул ителә.

Бәйгенең иганәчесе – шәхси эшмәкәр Әлфия Бәхтиярова.

«Шәфкать» конкурсы нигезләмәсе

Бүләкләү:

I урын – 15 000 сум

II урын – 10 000 сум

III урын – 5 000 сум

 

Язмалар җибәрү өчен адрес

(«Шәфкать» тамгасы белән):

420066, Казан шәһәре, Академия урамы, 2 йорт, «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе.

Электрон почта: konkurs@vatantat.ru

Бәйге 2021 елның 12 февраленнән 1 июненә кадәр дәвам итә.

16+


Фикер өстәү