Ирада Әюпова Башкортстанда Фирдүс Тямаевның концерты өзелүгә бәйле хәлгә ачыклык кертте

Мәдәният Министры Ирада Әюпова Башкортстанда Фирдүс Тямаевның концерты өзелүгә бәйле рәвештә ачыклык кертте. Ул әлеге хәлне сәясиләштермәскә кирәк дигән фикердә:

– Әлеге концертны оештыру буенча ике як та мөстәкыйль рәвештә килештеләр. Әгәр килешүнең пунктлары бозылган икән һәм ике як арасында аңлашылмаучылык килеп чыккан икән – үз хокукларыңны судта яклап була.

Мәдәният өлкәсендә булган хәлләрне сәясәткә бәйләргә кирәкми. Бу эштә хискә бирелергә ярамый. Мәдәният, сәнгать, киресенчә, кешеләрнең күңелләрен йомшартырга тиеш, ул мөнәсәбәтләрне яхшыртырга мөмкинчелек бирә.

Бүгенге көнгә кадәр Татарстан артистларының концертлар оештыру белән бәйле авырлыклар бар дип мөрәҗәгать иткәннәре булмады. Әгәр мондый мөрәҗәгатьләр булса, республиканың Мәдәният министрлыгы Башкортстаннан хезмәттәшләре белән бу мәсьәлә турында сөйләшергә әзер. Министрлыклар арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырылган.

Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстан артистлары, театрлары Башкортстанда уңышлы чыгыш ясыйлар. Башкортстан да үз коллективларын Татарстанга алып килә. Мәсәлән, “Нур” Уфа татар дәүләт театры Казанда, ә Камал театры Уфада гастролләрен уздырачак. Шулай ук, Башкортстанның милли симфоник оркестры чыгышлары турында да сөйләшүләр алып барыла.

https://vatantat.ru/2021/03/49978/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Ирада Әюпова Фирдүс Тямаев

Көн хәбәре