Билгеле булганча, Брест өлкәсе делегациясе республикага эш сәфәренә килде. Казан Кремлендә Татарстан Хөкүмәте һәм Брест өлкәсе башкарма комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Рөстәм Миңнеханов һәм Петр Пархомчик кул куйды. Татарстан Рәисенең эш бүлмәсендә яклар төбәкләр дәрәҗәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында да фикер алышты. Соңрак сөйләшү киңәйтелгән составта узды.
Рөстәм Миңнеханов моңа кадәрге очрашуның узган елның сентябрендә Минск шәһәрендә «ИННОПРОМ. Беларусь» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысасында узуын искә төшерде. Татарстан Рәисе искәрткәнчә, ике республика арасында үзара нәтиҗәле хезмәттәшлекнең бай тарихы бар. Аерым алганда, Татарстан делегациясе төрле күргәзмәләрдә, шул ук «ИННОПРОМ. Беларусь»та, «Белагро»да еш катнаша. Ә чит ил делегациясе ел да «Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы»на, «Энергопром»га килә.
– Без күп тармаклар буенча, шул исәптән, нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы, югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итәбез, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Беларусь компанияләре турында сөйләгәндә, Минск трактор заводы (МТЗ) аерым урын алып тора, дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе. Чөнки республикадагы авыл хуҗалыгы техникасының шактый өлеше әлеге предприятиенеке. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Беларусь һәм аның төбәкләре белән алга таба да хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре күп.
Петр Пархомчик билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы – Брест өлкәсендә мөһим юнәлешләрнең берсе. «Аерым алганда, авыл хуҗалыгы продукциясен читкә озату күрсәткече якынча 3 миллиард доллар тәшкил итә», – диде ул. Петр Пархомчик өлкәнең даими үсештә булуын да ассызыклады. Татарстанга эш сәфәре кысасында Беларусь делегациясе республика предприятиеләрендә булды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез