Балалар бакчасына һөҗүм иткән ир турында сыйныфташы: «Ул башкалар кебек түгел иде»

Ульяновск өлкәсенең Вешкайма бистәсендәге балалар бакчасына һөҗүм иткән 26 яшьлек Руслан Әхтәмовның элекке сыйныфташы “Газета.Ru”хәбәрчесенә, сәеррәк булуы сәбәпле, мәктәптә аның еш кына кыерсытылганлыгы турында сөйләгән.

“Балачактан ук гел кыерсытылып яшәде. Барысы да мәктәптән башланды. Тулы булмаган гаиләдән ул.  Аралашырга яратмады. Беркем белән дуслашмады, аның белән дуслашырга да атлыгып торучы булмады. Гел бер хатын-кыз белән йөрде. Әнисе булгандырмы, әбиседерме – анысын белмим. Беркайчан да үзе генә йөрмәде – гел шуның белән иде. Әйе, аны кимсеттеләр, үчекләделәр. Башкалар кебек түгел иде: начаррак киенеп йөрде, кешегә күрсәтерлек, мактанырлык берние дә юк иде. Балалар моны шундук аңлый бит. Әйбәтрәкләр белән дус булырга тырыша. Әмма ул үзе беркемгә дә кул күтәреп сукмады, сугышмады. Кыерсыта башласалар, тиз генә качу ягын карады”, – дип сөйләгән үтерүче белән бер сыйныфта укыган кыз.


Фикер өстәү