Site icon Ватаным Татарстан

Данис Садыйков белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле

Чаллы полициясе башлыгы урынбасары Данис Садыйков белән хушлашу бүген 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе бинасында – Рәис Беляев проспекты, 13 йортта узачак. Бу хакта Чаллы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Данис Садыйков шәһәр зиратларының берсендә җирләнәчәк.

Чаллы полициясе башлыгы урынбасары кичә юл һәлакәтенә очрап һәлак булды.

 

 


Exit mobile version