Экстрасенс Алсу Газыймҗанова: “Тынычлык урнашыр төсле” ( 2024нче елга ФАРАЗЛАР)

Аҗдаһа елында безне ни көтә? Бу хакта «Битва экстрасенсов» проекты җиңүчесе Алсу Газимҗанованың фикерен белештек. Ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше.

Вирус хакында
2023 елда коронавирус турында онытачакбыз дигән идем. Хәзер без башка вируслар белән көрәшәбез. Аннан инде коронавирустан кебек үлүчеләр булмаячак. Ул гадәти грипп төсле булачак. Корь, коклюш кебек тагын берәр авырулар килеп чыгачак.

Авырулар хакында
Медицинада зур үзгәрешләр булачак дигән идем. Әйе, безнең табиблар катлаулы операция ясый башладылар. 2024 елда баш миенә бәйле авыруларны җиңәчәкләр. Деменциядән дару уйлап табачаклар. Картлыкны туктатып торырга өйрәнәчәкләр. Шулай ук онкология авыруларына да дәва табылачак. Эпилепсия авыруларын яңача дәвалый башлаячаклар.

Фаҗигаләр хакында
Дөньяда су басу, җир тетрәү дәвам итәчәк. Климат алышыначак. Моңа әзер торыгыз.
Акча турында
Моңа кадәр акчагызны күчемсез милеккә тотыгыз дия идем. Әмма хәзер алай дип булмый. Торак бәясе бик нык артты. Кешенең акчасы азык-төлеккә җитсә дә бик яхшы булыр. Чөнки бар әйбер кыйммәтләнә, хезмәт хаклары артуны күрмим.

Махсус хәрби операция турында
2024 елда мин аның тәмамлануын күрәм. Илдә конфликтлар бетәр димим, әмма тынычлык урнашачак.

Сәясәт турында
Илдә без көткән һәм көтмәгән үзгәрешләр булачак. Ил җитәкчеләре чишелмәс кебек тоелган проблемаларны кинәт уңай якка хәл итер.

Аҗдаһа елы хакында
2024 елда 2023 елда башлаган эшләрне тәмамлау өчен уңайлы ел. Очрашып йөргән парларга гаилә корырга кирәк. Аҗдаһа елында гына очрашып, кияүгә чыгарга яки өйләнергә киңәш итмим.

Экстрасенс Алсу Газыймҗанова: «Вирустан соң туган сабыйлар башка төрле булачак» (2021 нче елга фаразлар)

 


Фикер өстәү