Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: «Суык көннәр булыр, әмма без аны артык сизмәячәкбез»

Быелгы кебек салкыннарның күптән булганы юк иде. Гыйнвар аеның суыклары да сагындырган иде. Узган ел халык синоптигы Әмир Шәрәфиев, яз яз төсле, җәй җәй кебек, кыш та тиешенчә булачак, дигән иде. Сүзләре хак булды.

Ул да гыйнвар аенда мондый салкыннарны көтмәгән булган. Дөресрәге, Раштуада җылы торыр, ә менә кач ману вакытында салкынайтыр дип көткән. Әмма киресенчә килеп чыккан. Әмир Шәрәфиев, кач ману вакытында артык суык булмас, ди. Шулай да һава температурасы түбәнәячәк.

– Гыйнварның 20ләреннән соң каты итеп суытып алачак әле. Аннары көннәр җылырак булачак. Февральнең 7сеннән 20сенә кадәр тагын суык көннәр булыр. Әмма без аны артык сизмәячәкбез. Бу вакытта көннәр озынаячак, кояш туры карый башлаячак, шунлык белән салкын сизелми, – ди синоптик. – Быел кар күп булды. Шунысы сөендерә. Узган елгы кебек явып эреп бетмәде. Быел кар яуганнан соң җебетеп алса да, бөтенләй бетмәде. Уҗымнарга узган ел салкын тиде, быел ни булыр – билгесез. Тик шулай да, уңышка өмет зур.

Әмир абый, яз иртә киләчәк, ди. Әмма ул аны озакка сузылачак дип тә әйтә.

– Чын яз килгәнне каргаларга карап белеп була. Яз җитә, дип килсәләр дә, алар оя кормыйча, йомырка салмыйча торалар. Ә менә җәй башы эссе булып алыр да, аннары бераз яңгырлар явар. Көннәр кабат эсселәнәчәк. Быелгы җәй кызу булырга охшаган, – ди ул.

 


Фикер өстәү