Стресс яки киеренкелек кичергән вакытта күпләр, үзләре дә сизмәстән, иреннәрен яки яңакларының эчке ягын тешли башлый. Беренче карашка зарарсыз тоелган гадәт сәламәтлек белән проблемаларга китерергә мөмкин.
Онкологлар фикеренчә, иреннәрне яки яңакларны даими тешләү яман шеш үсеше куркынычын арттыра. Чөнки шуның аркасында авызның лайлалы тышчасында кечкенә яралар барлыкка килә. Әлеге җәрәхәтләр төзәлергә өлгермичә, хроник ялкынсынуга китерә. Бу исә шешләр үсешен арттыра. Шуңа күрә авыз куышлыгындагы төзәлми торган җәрәхәтләрне беркайчан да игътибарсыз калдырырга ярамый. Андый проблема күзәтелгән очракта теш табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat