Татарстан сулыкларында кече көймәләр белән йөрү тыела. Бу хакта «Татар-информ»да узган очрашуда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларындагы куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова сөйләде.
– Киләсе елда сулыкларда көймә белән йөрү 1 марттан рөхсәт ителәчәк. Шул чорда яңалык кертеләчәк. Куркынычсызлык жилетын көймәләрдә йөргән чакта гына түгел, туктап торган вакытта да кияргә кирәк булачак. Бездә тик торган көймә әйләнеп каплану нәтиҗәсендә килеп чыккан фаҗигаләр еш күзәтелә. Әгәр шул вакытта анда жилет булса, кеше ярга йөзеп чыга алыр иде. Быел Татарстанда 380 кешегә жилетсыз булган өчен штраф салынды, – ди ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез