10 яшьлек Арланга ярдәм кирәк!

Ел башында Чаллыда яшәүче Даутовлар гаиләсенең ишеген кайгы шакый. Бернигә зарланмаган, авырыйм димәгән улларының йөреше үзгәрә. Спорт залындагы тренерлары әти-әнисенә бу хакта әйтмәсә, алар үзләре моны сизми дә.

– Шуннан соң улымны табибларга йөртә башладык. Безне МРТга җибәрделәр. Аның нәтиҗәләре сөендермәде – РКБга салдылар. Улымның башында яман шеш табылды, – дип сөйли әнисе Гөлназ. – Без гыйнвар уртасыннан бирле Казанда. Улымның хәле начарланганнан-начарая. Йотарга читен, бер кулы эшләми башлады. Ә бит туганда сау- сәламәт бала иде! Бар анализлары әле дә яхшы аның. Ниләр булгандыр, төгәл берәү дә әйтә алмый.

Чарасыздан Гөлназ баласына ярдәм итә алмаслармы дип өч түләүле клиникага яза.

– Мәскәүдәгеләр риза булды. Дәүләт клиникалары улыма нурланыш һәм химия тәкъдим итә. Ә безнең төгәл диагнозын беләсе, биопсия тапшырасы килә. Бары тик биопсиядән соң гына ничек дәваларга кирәклеге билгеле булачак. Әмма ул кыйммәтле эш. Табиблар 3 миллион 300 мең сум акча сорый, – ди Гөлназ. – Үз көчебез белән генә җыя торган акча түгел бу. Шуңа күрә барлык мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм итүләрен сорыйм. Улымны гомерен сакларга булышыгыз әле.

Арланга ярдәм итү чөен әнисе Гөлназ Азат кызы Даутова исемендәге Т-банк картасына (башка карталары юк!) акча күчерә аласыз. Карта 89375788979 телефон номерына беркетелгән. Акча күчергәндә БЛАГОТВОРИТЕЛЬНОСТЬ дип язып җибәрүегез сорала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре