107 яшьлек әбинең килене: «Әнине ятимнәр рәхмәте яшәтә»

1 октябрь – өлкәннәр көне

Республиканың иң өлкән кешесе 107 яшьлек Галина Шәрәфетдинова Алабугада яши.  «ВТ» журналисты Галина Сәлах кызының хәлләрен белеште. Олы яшьтә булса да, ул берүзе яши икән. Әбекәйгә килене Нина, оныгы һәм оныкчыклары ярдәм итеп тора.

– Каенанам – чип-чиста татар кызы. Ул тугач, исемен дөрес язмаганнар. Шул хата аркасында исеме русча калган инде, – дип сүз башлады килене Нина. – Әни гомере буе Алабугадагы ятимнәр йортында эшләде. Шуңа күрә русча да яхшы белә. Дөрес, улы Рәшит миңа өйләнәсен әйткәч, баштарак кабул итәргә теләмәде. Әмма соңрак уртак тел таптык.

Галина Фәйзи исемле егеткә кияүгә чыга. Уллары Рәшит туа. Әмма Фәйзи абый озын гомерле булмый. Әбекәй улын ялгызы гына аякка бастыра. Кызганыч, Рәшит абый да исән түгел инде.

– Иремне 2021 елда ковид зәхмәте алып китте. Шул чир чыкмаган булса, яши иде әле ул. Иртә китте, 67 яше дә тулырга өлгермәде. Ирем белән начар яшәмәдек. Бер ул, бер кызыбыз туды. Улыбыз 15 яшендә вафат булды. Бер кызыбыз бар. Шөкер, кияүдә, ире белән ике бала үстерәләр. Бер тирәдә яшибез. Хәлләр белешеп торабыз. Кызым да әбисен онытмый, – ди Нина ханым.

Әби дигәннән, Галина Шәрәфетдинова бер ялгызы яшәүне кулай күргән. Килене көн саен барып, хәлен белеп тора. Пешереп ашата, кирәк әйберен алып килә.

– Әни белән 48 ел бергә яшибез инде. Каенанам, йөз яше тулганчы, гел авырыйм дип зарланды. Ашыгыч ярдәм дә чакыртып тора иде. Соңгы 7 елда бер җире дә авыртмый. Үз аягында йөри, утырып ашый. Куллары да  тыңлый. Бер дә зарланмый инде хәзер. Әллә авырулары юкка чыкты, әллә үзе берни сизми башлады, – ди Нина ханым.  – Элеккеләрне бик исенә төшерә алмый. Каенанам бүгенге белән генә яши. Әмма тормыштан туйдым, озак яшәдем, дигәне юк. Кайчак абыйларын сагынып куя. Аларның исемнәрен әйтеп, балачагын искә төшерә. Каенанамның туганнары күп түгел. Туганнан-туган сеңелләре Чаллыда яши. Алар белән аралашып торабыз. Ә менә ерак туганнарын ул да хәтерләми, мин дә белмим.

107 яшен август ахырында тутырган Галина әбекәйнең озак яшәү серен дә сорашам. Нина ханымәйтүенчә, аның бер сере дә юк. Әбекәй нәрсә пешерсәң шуны ашый икән.

– Мин татарча өйрәнә алмасам да, әни русчаны яхшы белә.  Әмма рәхмәт дигәнне аңлыйм мин. Каенанам бу сүзне еш кабатлый, – ди Нина ханым. – Безнең өйдән гомер буе ятим балалар өзелмәде. Алар әнине эзләп киләләр иде. Барысы өчен дә бик кадерле тәрбияче апа булды. Кызганыч, хәзер инде әни тәрбияләгән сабыйларның да күбесе исән түгел, кайберләре олыгайды. Әмма ихлас әйтелгән рәхмәтләре беркая да китмәгән. Каенанамны әнә шул ятимнәр рәхмәте яшәтә, күрәсең.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре