– Без табиблар куйган диагнозны үзгәртмәсәк тә, кешеләрнең тормышын җиңеләйтә алабыз, – ди «Огни добра» проекты җитәкчесе Алинә Валиева. – Мин үзем дә өч бала әнисе. Һәр кеше өчен сәламәтлеген кайгырту иң беренче урында булырга тиеш. Бу чара элек тә уза иде. Ул чакта без аны республика күләменә чыгармадык. Хәзер инде киңәйттек, очрашуга төрле юнәлеш буенча табиблар чакырдык. Татарстанныкылар гына түгел, башка төбәкләрдә эшләүче исемнәре билгеле булган табиблар да чыгыш ясаячак.
Яман чир белән көрәшүчеләрнең «Без бергә» коммерцияле булмаган оешмасы директоры Юлия Ивашкевич үзе дә моннан ун ел элек яман чир белән очрашкан. 10 ел инде шуның белән яши.
– Чирне яшермәскә, бу хакта күбрәк сөйләргә кирәк, – ди ул. – Яман чир диагнозы белән очрашкан кешеләр югалып калмасын өчен мондый чаралар кирәк. Алар кайда мөрәҗәгать итәсен, кемнән киңәш сорыйсын белеп торсын. Иртәгә бик күп юнәлеш буенча мәгълүмат алырга мөмкин булачак. Чарага балалары белән килгән әниләр өчен нянялар да эшли. Ирләр сәламәтлеген дә кузгатачаклар. Ни дисәк тә, ул да хатын-кыз кулында. Шулай ук өлкәннәр турында да онытмадык.
«Игелекле Казан» коммерцияле булмаган социаль юнәлештәге оешма директоры Татьяна Мерзлякова әйтүенчә, алар 134 фондны берләштереп тора.
– Соңгы вакытта яман чир соңгы стадиясендә ачыкланган кешеләр арасында үлем очраклары ике тапкыр артты. Бу саннар да уйландыра. Әнә шуңа күрә, безгә бу хакта еш сөйләргә, кешеләргә аңлатырга кирәк. Алар төшенкелеккә бирелмәсен иде, – ди ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез