16 яшьлек җайдак Әхмәт Усманов: «Гел беренче килеп булмый»

Аның яшьтәшләре питбайк, мопед, скутерлар белән мавыкканда ул көнгә берничәшәр сәгать атлар белән шөгыльләнә. Ел әйләнәсе шулай. Үзе атларны да яратам, мотоцикллар белән дә мавыгам, теләгәндә икесенә дә вакыт табып була, берсе-берсенә зыян итми, ди.

Балтач җайдагы, яшь булса да инде күп ярышларда катнашырга өлгергән, Республика көнендә Казан ипподромында үткән мәртәбәле бәйгедә Татарстан Барсы аты белән җиңү яулаган Әхмәт белән сөйләшүне әнә шул соңгы җиңүеннән башладык. Сүз уңаеннан, Әхмәт – Балтач районы тарихында республика күләмендәге ярышларда катнашып, матур нәтиҗә күрсәтә алган өч җайдакның берсе.

–Беренче зур җиңүем, – ди ул. – Үзем дә, тренерымРәнис Таҗетдинов та, әти-әнием дә бик шатланды.

–Бу сөйләшү алдыннан әлеге ярышның видеоязмасын махсус карадым, атың башта арттарак бара, аннан икесе шактый араны лидерлар булып үтә. Әмма, финишка якынайганда атыңкинәт ыргылып китә һәм көндәшен шактый ерак калдырып, беренче килә. Шулай кинәт алдырып китсен өчен атыңа берәр сүз әйтәсеңме? Кемнәрдер атын нык камчылый... Синең камчы белән сукканың да күренми...

–Бер дә камчы кулланмый гына булмый инде... Чабыш атлары үзләре дә азартка керә бит алар. Төрле чакта төрлечә була, әлбәттә. Кайчакта ул да тырышып чаба, син дә булышасың, әмма нәтиҗә көткәнчә булмый.

–Андый чакларда – җиңелгән чакларда кәефең төшәме инде?

–Юк, кәефем төшми. Гел беренче генә булырга димәгән, икенчесендә тагын да ныграк тырышырбыз дим.

–Атны ярату, аларга мәхәббәт каян килә?

–Әтием Илдардан. Ул атларны бик ярата, үзебез дә атлар асрадык. Сигез яшемдә беренче тапкыр ат өстенә утырдым, шуннан бирле күп ярышларда, күп Сабантуйларда катнаштым. Әтием мин катнашкан һәр ярышка барырга вакыт таба, көч биреп тора.  

–Балтачта “Сосна” хуҗалыгының ат спорты мәктәбе ачылу да ел әйләнәсе шөгыльләнергә мөмкинлек бирде шикелле.

–Әйе, анда минем кебек ат яраткан егетләр йөри. Район хуҗалыкларының һәркайсында диярлек чабыш атлары бар. Алар шунда тора. Без исә ел әйләнәсе тренировкаларга алып чыгабыз. Үзебезнең тренерыбыз бар. Сосна авылы егете Рәнис Таҗетдинов безнең белән бик яратып шөгыльләнә. Үзе дә күп еллар районда беренчелекне бирмәгән, бүген дә ярышларга катнашып, җиңүләр яулый торган җайдак ул(Республика күләмендә уңышка ирешкән өч җайдакның тагын берсе – Г.Х.). Атлар, бигрәк чабышкылар турында бик күп белә, безгә дәфайдалы, кирәкле киңәшләр бирә.

–Кешеләр кебек, атларның да кәефсез көннәре буламы? Атлар белән уртак тел табуы, аңлашуы җиңелме?

–Җиңел димәс идем. Аларның да кәефе төрлечә була шул. Никадәр генә акыллы дисәк тә, көтмәгәндә холыксызланып алырга да мөмкин. Шуңа күрә, никадәр генә яратсаң да, гел уяу булырга, төрле ситуацияләргә әзер булырга туры килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре