Газетага язылу

20 сентябрьдә ТНВда 14 сәгатьлек телемарафон узачак

20 сентябрьдә «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында «Бөтен гаилә белән сайлауга» марафоны узачак. Аның турында «Бердәм мәгълүмат үзәге»ндә узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

  Марафонда көн дәвамы хезмәте белән республика үсешенә өлеш кертүчеләр кунак булачак. Электрон мактау тактасына кертелгән кешеләр дә киләчәк. Аларга туры эфирда таныклык тапшырылачак. «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Светлана Кадыйрова сүзләренчә, 14 сәгатьлек марафонга 200 дән артык кунак килер дип көтелә. «Безгә 1400 еллык хезмәт стажы булган укытучылар династиясе киләчәк.

Шулай ук Балтач районыннан балалар ансамбле чыгыш ясаячак. Бу ансамбльдә әтисе хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган кыз да чыгыш ясый. Шулай ук 10 балалы гаилә дә кунакка киләчәк. Алар Татарстан Рәисе тапшырган микроавтобус белән юлга чыга», – дип сөйләде ул.  

Моннан тыш, марафон кысасында 50 ел бергә яшәүче парларның «алтын туй»лары узачак. Тавыш бирү көннәрендә #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фотобәйгесе узачак. Анда катнашучылар смартфон һәм автомобильләр ота алачак. Катнашу өчен сайлау участогы янында гаилә белән фотога төшәргә һәм аны «ТатарстанАлга» һәм «Бөтенгаиләбеләнсайлауларга» хэштегы белән «ВКонтакте»дагы сәхифәгә урнаштырырга кирәк.

Җиңүчеләрне марафон вакытында игълан итәчәкләр.   Исегезгә төшерәбез, 18-20 сентябрьдә республикада Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, Биектау бермандатлы сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау һәм республиканың 40 районында җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау уза.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре