Газетага язылу

2026 ел акча янчыгына нинди үзгәрешләр алып килә?

Киләсе елдан эшләүчеләрнең акчасы тагын да артачак. Кайбер пенсионерларга ел башыннан ук 10 мең сум чамасы акча өстәлеп киләчәк. Ә бала тәрбияләүче гаиләләр 2026 елда өр-яңа түләүгә өмет итә алачак. 2026 ел акча янчыгына нинди үзгәрешләр алып килә? Кесә хәлен барладык.

2026 ел акча янчыгына нинди үзгәрешләр алып килә?
Илдар Мөхәммәтҗанов

Илдә пенсияләрнең үсеше инфляция күрсәткеченнән түбән булырга тиеш түгел. Россия Президенты Владимир Путин шушы көннәрдә узган очрашуларның берсендә әнә шулай дип белдерде. Илбашы әйтүенчә, хакимияттәгеләр лаеклы ялдагыларның керемнәрен арттыру юнәлешендә эзлекле рәвештә эшләргә тиеш. Хәер, бу хакта Владимир Путин 2024 елгы май указларында да искәрткән иде.

Эшлиләрме? Ә соң үзегез санап карагыз. 2026 елның 1 гыйнварыннан илдә картлык буенча иминият пенсиясе 7,6 процентка индексацияләнәчәк. Бу – 2025 ел йомгаклары буенча фаразланган инфляция күләменнән зуррак, дип тә өсти бу урында белгечләр.

Киләсе елдан илдә картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 27 мең сумлык чиккә җитәчәк.

Социаль пенсияләр исә 1 апрельдән 6,8 процентка артачак дип көтелә.

Интернетта 2026 елның 1 гыйнварыннан кайбер пенсионерларның акчасы 10 мең сумга артып киләчәк дигән хәбәр дә шау-шу куптарды. Шуңа күрә ачыклык кертик: бу – декабрьдә 80 яшен тутырган пенсионерларга, шулай ук I төркем инвалид алучыларга кагыла. Билгеле булганча, андыйларга пенсиянең теркәлгән өлешен ике тапкыр арттыралар (1 гыйнвардан ул 9584 сум 69 тиен тәшкил итә). Шунысы да бар: акча әлеге ике очракның берсе буенча гына артырга мөмкин һәм моның өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Киләсе елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләренең 7,6 процентка артуын да исәпкә алсак, ике түләүне бергә кушкач, әнә шул 10 мең сум чамасы акча килеп чыга да инде.

Эшләүчеләргә дә сөенечле хәбәр бар. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2026 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) 27 093 сум тәшкил итәчәк. Быел ул – 22 440 сум. «Бу 2024 елгы медиан хезмәт хакының (эшләүчеләрне ике тигез өлешкә бүлә торган күрсәткеч. – Ред.) 48 процентын тәшкил итә», – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Димәк, киләсе елдан эш бирүчеләр рәсми төстә эшләүче хезмәткәрләргә әнә шул суммадан да азрак хезмәт хакы түли алмаячак. Үз чиратында, ул эшкә вакытлыча яраксызлыкка, бала табуга бәйле пособиеләр кебек социаль түләүләргә дә тәэсир итәчәк. МРОТның артуы аларны да үзеннән-үзе күтәрә.

Балалы гаиләләргә дә сөенче бар. 2026 елның 1 гыйнварыннан ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, рәсми рәвештә эшләүче әти-әниләр өчен салым кешбэгы, ягъни гаилә салым чигерүе гамәлгә керәчәк. Әйтүләренә караганда, ул 70 мең сумнан 100 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Гаилә салым чигерүен илдә яшәүче дүрт миллионнан артык гаилә алачак, дип көтелә. Аларда ун миллионга якын бала тәрбияләнә.

Дөрес, әлеге төр чигерү бөтен гаиләләргә дә тәтемәячәк. Аңа рәсми рәвештә эшләүче, 18 яшькә кадәр (балалар көндезге бүлектә укыган очракта – 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк баласы булган, җан башына уртача айлык керемнәре төбәктәге 1,5 яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр өмет итә ала. Әти-әнинең Россия гражданнары булуы һәм илдә даими яшәве, керемгә салым түләп барулары да шарт. Милеккә бәйле чикләүләр дә бар. Россия Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб әйтүенчә, рәсми рәвештә эшләгән очракта, еллык түләүне әти дә, әни дә алырга мөмкин. Алимент буенча бурычлары булганнарга салым кешбэгы бирелми.

Аңлашыла ки, яңа төр түләүнең бердәм күләме юк. Ул аны алырга дип мөрәҗәгать иткән кешенең узган ел күпме салым түләвенә бәйле. Шуңа күрә һәр гаилә өчен ул аерым исәпләнәчәк. Керем дәрәҗәсе турында да истән чыгарырга ярамый. Ул төбәктәге яшәү минимумына бәйле. Гаилә салым чигерүенә өмет итә алсын өчен керем дәрәҗәсе 1,5 яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Сүз уңаеннан, Татарстанда ул быел 15 073 сум тәшкил итә.

Гаиләгә салым түләвен алу өчен гариза язарга кирәк булачак. Аны теркәлү яки яшәү урыны буенча тапшырырга мөмкин. Гаризаларны Социаль фонд бүлекчәләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итәчәкләр. Аны 2026 елның 1 июненнән 1 октябренә кадәр җибәреп булачак.

Сан

2026 елда ана капиталы беренче балага – 726 мең сум, икенче балага – 233 мең сум, беренче балага алмыйча, аны икенчесенә рәсмиләштергән очракта  959 мең сум булачак дип фаразлана. Әлеге төр түләү 2026 елның 1 февраленнән индексацияләнәчәк.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре