Газетага язылу

2027 елга Татарстан бюджеты беренче укылышта кабул ителде

Татарстан Дәүләт Советының егерме бишенче утырышында беренче укылышта 2027 ел һәм 2028-2029 еллар планлы чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты кабул ителде.

2027 елга Татарстан бюджеты беренче укылышта кабул ителде
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Төзәтмәләр өстендә эш 30 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов әйтүенчә, киләсе елга республика бюджетының керем өлеше – 558,1 млрд сум, чыгым өлеше – 566,6 млрд сум, дефицит – 8,5 млрд сум булачак, дип фаразлана.

“Бюджет проектында федераль бюджеттан максатчан бюджетара трансфертлар исәпкә алынмаган. Хәзерге вакытта бюджет турында федераль закон проектында ил субъектлары буенча финанс ярдәм күләме бүленмәгән. Алар федераль бюджетта икенче укылышка төзәтмәләр кертеп бүленәчәк”, – диде министр.

Аның әйтүенчә, керем өлешендә 2027 елда табышка салым 135,6 млрд сум күләмендә фаразлана. Киләсе елда Татарстан тупланма бюджетына физик затларның кеременә салым 253 млрд сум күләмендә керәчәк, шуның 177 млрд сумы – республика бюджетына. Марат Фәйзрахманов әйтүенчә, бюджетта республикада берничә ел дәвамында гамәлдә булган социаль әһәмиятле чараларга чыгымнар каралган.

“Шул исәптән, социаль өлкәгә кагылышлы яңа биналарны кулланышка тапшыруга, хезмәт хакларын күтәрүгә, төбәк дәрәҗәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга чыгымнар каралган. Үзара салым акчаларын җәлеп итеп гамәлгә ашырылучы җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә бюджетара трансфертлар бүлеп бирүне күздә тоту тәкъдим ителә”, – диде Марат Фәйзрахманов.

2027 елда керемнәр – 558,1 млрд сум күләмендә, 2028 елда – 586,4 млрд, 2029 елда – 610,0 млрд сум булачак дип фаразлана. Чыгымнар 2027 елда – 566,6 млрд сум, 2028 елда – 595,8 млрд һәм 2029 елда – 613,5 млрд сум тәшкил итәчәк дип көтелә. 2027 елда бюджет кытлыгы – 8,5 млрд сум. Соңгысы – кимү юлында. 2029 елда әлеге күрсәткеч 3,5 миллиард сум булырга мөмкин. Республика бюджеты белән бергә беренче укылышта Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты да каралды.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре