Казанның Кол Гали урамында 5 яшьлек кызның тәрәзәдән егылганы күзәтү камераларына эләккән.
Видеода башта москит сеткасы, аннары кызчык килеп төшкәне күренә. Кызның башына һәм гәүдәсенә җитди зыян килгән. Аның хәле тотрыклы авыр дип бәяләнә. Ул Балалалар клиник хастаханәсенең реанимация бүлегедә дәвалана.
Хокук сакчылары хәзер әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклый. Тикшерү прокуратура контроленә алынган. Фаразлар буенча, кыз москит сеткасына таяну сәбәпле зыян күргән.
https://www.youtube.com/watch?time_continue=21&v=Adcj06MXdb4&feature=emb_logo
Видео: Татар-информ
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез