– 1943 елның сентябрь аенда повестка килде. Безне төнлә алып киттеләр. Ярославльгә җиткәч кенә, кая барасыбызны чамаладык. Мурманск өлкәсендә иң беренче тапкыр сугышның чын тавышын ишеттек. Немецлар Мурманскига һөҗүм итәләр иде. Бераздан Ваенга (хәзерге Североморск) шәһәренә килеп җиттек. Безне уку-укыту батальонына куштылар.
Хәрби ант кабул иткәч, Төньяк флотка күчерделәр. Баренц диңгезендәге «Губа Долгая» елгасында бухтага урнаштык. «Бригада торпедных катеров Северного флота» исеме астында диңгезчеләр булып киттек. Менә монда килгәч инде сугышта катнаша башладык. Иң беренче күзәтүчеләр булып йөрдек. Баренц диңгезендә ничәшәр сәгать йөреп, карап кайта идек. Тик кенә йөрмибез – немецларның су асты көймәләренә һөҗүм итәбез.
1945 елның октябрь аенда Петсамо-Киркенесск шәһәрен немецлардан азат иттек. Инде барысын да хәтерләмим, күпме вакыт узды бит.
Сугыш беткәч, миңа тиз генә туган якка кайтып китү насыйп булмады. Пушкин шәһәрендә диңгез училищесы салдык. 1949 елда бик каты авырдым да, комиссия, тикшереп, авылыма кайтарып җибәрде. Май аенда 1 нче группа инвалид булып кайтып җиттем. Кайткач, колхозда эшләдем. Беркая бармадым да, китмәдем дә. Эшләмәгән эш калмады. Бригадир да булдым, тракторчы да, көтү дә көттем... Йөз яшемә таба атлыйм. Гомерең бетмәгәч, яшисең икән. Дөньядагы хәлләрне белеп, йөрәк әрни. Безнекеләрнең җиңүләрен көтәм.
Ибраһимов Рәшит Миңнул улы – Бөек Ватан сугышы ветераны. 1926 елның 6 сентябрендә Башкортстан Республикасы Илеш районының Ибраһим авылында туа. 17 яше тулгач, 1943 елда повестка килеп, фронтка алына. Хезмәт юлын Мурманск өлкәсенең Ваенга шәһәрендәге аэродром батальонында башлый. Аннан соң Петсамо-Киркенесск шәһәрен немецлардан азат итәләр.
Сугыш беткәч тә хезмәт итә. 1949 елда, сәламәтлеге какшау сәбәпле, туган ягына кайта. 1953 елда Дәсләхәгә өйләнә. Алар бергә 6 бала тәрбияләп үстерәләр.
«Совет Поляр түгәрәге аръягын саклаган өчен» II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Җиңү көнен Норвегия чигендә, Төньяк фронтта каршылый.
Быел Россиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Җиңү бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез