«Абилимпикс»та катнашучылар турында: «Алар ярдәм көтми, ә үзләре эшләргә тырыша»

«Батыр егетләр тыныч тормышта да үзләренең үрнәк булуларын, көчле рухлы икәнлекләрен тагын бер кат күрсәтте». Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча узган «Абилимпикс» чемпионатына нәтиҗә ясаганда, Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева әнә шундый фикер җиткерде. Хөкүмәт йортында булган очрашуда тәүге мәртәбә оештырылган әлеге чараның әһәмияте турында сөйләштеләр.

Билгеле булганча, дүрт көн дәвам иткән ярышта илнең 79 төбәгеннән 400 кеше катнашып, шуларның 79 ы Мәскәүгә финалга барачак. «Чемпионат бетсә дә, күңелдә рәхәт хисләр калды. Күңелне нечкәртерлек чара булды ул», – диде Ләйлә Фазлыева.

Премьер-министр урынбасары әйтүенчә, чемпионат тәмамланса да онытылмаячак. Хәзер ярышлар программасына тагын нинди юнәлешләр өстәргә дип уйланалар. СВОда булып кайткан егетләрнең кулы ятып торган һөнәрләр исә бик күп. Димәк, күбрәк кешене катнаштыру мөмкинлеге булачак. Осталыкта ярышкан һәр егет үз көчен дә, башкаларга үрнәк булырлык рух ныклыгын да күрсәткән.

– Әлеге чарадан соң бик күпләр килеп рәхмәт әйтте. Ярышта катнашучылар, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашканда да, республика халкының ярдәмчеллеге, ачык булуы, үзләренә карата булган мөнәсәбәтләре өчен җылы сүзләрен җиткергәннәр. Әлегә киләсе ярышларның кайда узасы билгеле түгел, әмма бик күпләр янә Казанга килергә тели, – ди Ләйлә Фазлыева. – Махсус хәрби операциядә катнашучыларны киләчәктә эшкә урнаштыру, аларны тормышка яраклаштыру проблемалары да бар. Без менә бу ярышта СВОда имгәнгән, зыян күргән егетләргә аларның ялгыз түгеллеген, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуыбызны күрсәттек. Ярдәм дигәннән, тагын шунысын әйтәсе килә: «Абилимпикс»та катнашучылар булышуны кабул итми, алар барысын да үзләре эшләргә тырыша.

«Абилимпикс» чемпионатында Татарстан данын 25 егет яклады. Алар 11 юнәлеш буенча көч сынашты. «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина әйтүенчә, чемпионатта катнашырга теләк белдергән егетләр белән инде берничә ай элек аралаша башлаганнар.

– Ярышларда республиканың 11 районыннан 25 кеше катнашты. Иң күбе Лаеш районы һәм Чаллыдан. Финалга чыккан 79 егетнең 16 сы Татарстаннан, – ди Гүзәл Удачина. – Ярышлар барган өч көн дәвамында без егетләр янында идек. Аларның һәркайсы үз эшен шулкадәр яратып, бирелеп башкарды. Аеруча ашарга әзерләүче егетләрнең кәефләре күтәренке иде. Катлаулы юнәлешләрдә катнашучыларга да сокландык. Күбесе – аяксыз калган егетләр. Әмма шуңа да карамастан, көчле рухлы алар. Чаллы егете Ринат Сабирҗанов «Веб-эшләнмәләр» юнәлешендә беренче булды, Сергей Федотовка «Пешерү эше»ндә тиңнәр табылмады. «Фотограф» юнәлешендә Руслан Харрасов җиңү яулады, «Вокал»да моңарчы бер дә җырлап карамаган Александр Антонов уңышка иреште. Ябылу тантанасын алып барган Илдар Карюков та үзен тәүге мәртәбә зур сәхнәдә сынап карады. Ул да финалга чыкты.

Финалга чыккан егетләр ноябрь башында Мәскәүдә узачак ярышларда көч сынашачак. Профессиональ компетенцияләр үсеше үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин әйтүенчә, хәлиткеч ярышка әзерлек сентябрьдә башланачак. «Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, чемпионатта катнашучылардан фикер-тәкъдимнәр җыябыз. Шуларга карап, алга таба тагын нинди юнәлешләрдә эшләргә кирәген чамалаячакбыз. Юнәлешләрне арттыру дигәндә, оешма-предприятиеләргә кирәкле булган һөнәрләрне дә күз уңында тотачакбыз. СВОдан кайтучыларга нинди юнәлешләр якын икәнен дә белешәбез. Безнең алда аларны укытып, өйрәтеп, эшкә урнаштыру бурычы да тора. СВОдан кайтучыларның күбесе робот техникасы, коммуникация, иҗат юнәлешләрендә укырга тели. Алга таба аларның барысын да эшкә урнаштыру мөмкинлеге булачак, – диде ул. – Махсус хәрби операциядә катнашучыларны гына түгел, аларның гаилә әгъзаларын да башка һөнәрләргә укыту эше алып барыла. Бездә 87 юнәлеш буенча һөнәри белем бирелә».

Чемпионат «Профессионалитет» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысасында уздырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре