Бүген «Гаилә белән сайлыйбыз!» фотомарафоны кысаларында уйнатылучы 15 модельле iPhone смартфоннарының беренчесен Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылыннан Айрат Сафин откан.
«ВТ» журналисты Айратны шалтыратып котлады. «Хатыным фотога төшик диде. Социаль челтәргә куючы да ул инде. Бер дә отар төсле түгел идем. Ә Ләйлә өметләнде. Бәлки, булып куяр, диде. Вконтакте сәхифәсенә язып котлагач, шаккаттым. Әле кулга тотмыйча, ышанып булмый. Хатыныма булыр инде», – диде ул. Ләйлә авылларында фельдшер булып эшли икән. Айрат аның ярдәмчесе. Шакировларга эшләрендә уңышлар телибез.
«Гаилә белән сайлыйбыз!» фотомарафоны кысаларында уйнатылучы 15 модельле iPhone смартфоннарының икенчесен Эльмира Комарова отты. Өченчесенә Руслан Әһлиев ия булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез