Газетага язылу

Җәйге тәгәрмәчкә кайчан күчәргә? Белгеч җавабы

«Уртача тәүлеклек температура тотрыклы рәвештә +5 градустан югары булса җәйге тәгәрмәчкә күчәргә мөмкин» дигән традицион кагыйдәгә һәрвакытта да ышанырга ярамый. Синоптик Татьяна Позднякова «Ридус» интернет-газетасына биргән интервьюсында тагын нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, башкалада уртача тәүлеклек температура +4..+5 градуска җиткән инде. Нәтиҗәдә, көндез кар эри, ә төнлә эрегән су яңадан ката, шуның аркасында юлларда бозлавык барлыкка килә.

Позднякова билгеләп үткәнчә, әгәр һава торышы фаразларында төнге сәгатьләрдә бозлавык хасил булуы турында хәбәр итәләр икән, җәйге тәгәрмәчкә күчәргә ашыкмаска кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре