23 март 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстан экспортерларына ярдәм итү өчен гаризалар кабул итү бүген тәмамлана
Россия экспорт үзәге «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында чимал һәм энергия булмаган экспортны яклауның мөмкин инструментлары турында бизнесны мәгълүматландыруны дәвам итә.
-
Яңалыклар
Өй янында күгәрченнәр ашатучыларга штраф яки административ җаваплылык яный
Торак йортлар янында күгәрченнәрне ашату административ җаваплылыкка һәм 3 мең сумга кадәр штрафка китерергә мөмкин. Бу хакта юрист Ольга Ошкина белдергән, дип хәбәр итә «Татар-инофрм».
-
Яңалыклар
Депутат идарәче компанияләрнең ачык рейтингын булдырырга тәкъдим итте
Россиядә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә идарәче компанияләрнең ачык рейтингын төзергә кирәк. Мондый инициатива белән Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев чыгыш ясады, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Белгеч талпаннар тарата торган инфекцияләрне атады
Талпан тешләве аша кешегә кайбер куркыныч йогышлы авырулар күчә ала. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминле өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Калининград өлкәсе буенча идарәсе җитәкчесе Елена Бабура хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Сергей Миронов минималь хезмәт хакын 60 мең сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итте
Россиядә алдагы ел ярым–ике ел дәвамында хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 60 мең сумга кадәр арттырылырга тиеш. Мондый тәкъдимне Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов ТАСС агентлыгына белдергән, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Җәйге тәгәрмәчкә кайчан күчәргә? Белгеч җавабы
«Уртача тәүлеклек температура тотрыклы рәвештә +5 градустан югары булса җәйге тәгәрмәчкә күчәргә мөмкин» дигән традицион кагыйдәгә һәрвакытта да ышанырга ярамый. Синоптик Татьяна Позднякова «Ридус» интернет-газетасына биргән интервьюсында тагын нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты, дип яза «Татар-информ».